2020-нче елның 6 ноябрь көнне Югары-Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. җитәкчелегендә “Минем ватаным -Татарстан" дигән тема астында рәсем конкурсы үткәрелде.
Каникуллар - ул ял гына түгел, яңа дуслар табу мөмкинлеге дә. Мәктәп яны лагере-яңа танышулар өчен менә дигән урын. Мәктәп яны лагерьларына Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр кабул итүче кече яшьтәге балалары да йөри.
Нәкъ менә алар өчен 5 ноябрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы тарафыннан 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп яны лагереның ике отрядында мини-тренинглар үткәрелде.
Халык бердәмлеге көнендә Балтачның «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Халык бердәмлегендә - илнең көче»дип исемләнгән тематик чара уздырылды.
Социаль хезмәт алучылар бердәмлек көне тарихын бик теләп тыңладылар. Яшьлекләрен искә алып, рус әйлән-бәйлән уйнадылар, удмурт җырлары җырладылар, «Тәңкә салыш», «Наза», «Сакта» татар уеннары уйнадылар.
Агымдагы елның 5 ноябрендә «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре «социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социомәдәни тернәкләндерү һәм ял оештыру» дигән темага конференциядә катнаштылар. Яңа короновирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, конференция онлайн режимында узды. Мондый чаралар алга таба эшләү өчен яңа идеяләр бирә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре учета торган өлкәннәргә 02.11.2020 елдан планшетлардан файдаланып хезмәт күрсәтә башладылар.
«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, «Скандинав йөреш» технологиясе буенча, өлкәннәр өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, социаль хезмәткәрләр белән социаль хезмәт күрсәтүче гражданнар скандинавия йөреше буенча «Бердәмлек» дәресе үткәрделәр.
2020 елның 5 ноябрендәТеләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гайнетдинова Ф.Т. халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Арт-терапия» технологиясе кысаларында «Башка кешеләргә карата сенситивлыкны үстерү» темасына социаль хезмәт алучылар арасыннан ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтлүче 10 бала арасында, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Мондый әйбер беркайчан да онытылмый!» дип аталган чара үткәрде. Максаты: үз илебезнең гражданнарына карата дәүләт законсызлыгының ярамавы турында күзаллауны формалаштыру, Россия тарихының «куркыныч» битләре белән танышу.
Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында 2020 нче елның 2 нче ноябре көнне 12 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы алты балигъ булмаган бала белән «Без бердәм» акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты: халыкны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның хәзерге кеше өчен әһәмияте белән таныштыру.
2020 нче елның 03 нче ноябре көнне балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтелүче 12 бала арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Дус булыйк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларда Россия – героик үткәне һәм бәхетле киләчәге булган бөек күпмилләтле ил, дигән ышаныч формалаштыру.