2020 елның 7 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 12 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт үткәрде.
Максат: тәрбияләнүчеләрне Кызыл китапның барлыкка килү тарихы белән таныштыру, дәүләт документы буларак, Кызыл китап турында күзаллау формалаштыру. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында белемнәрне гомумиләштерү. Кызыксынучанлык,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Балаларга «Кызыл китап битләре буйлап " дигән презентация һәм видеоролик тәкъдим ителде, аның барышында алар Кызыл китапның төрле битләргә ия булуын белделәр. Сирәк һәм юкка чыгучы хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштылар. Сәяхәт ахырында тәрбияләнүчеләр Кызыл китап кирәк дигән нәтиҗә ясадылар, аның төп бурычы-хайваннарны һәм үсемлекләр дөньясын саклап калу. Бу дөнья бераз чистарак һәм баерак булсын өчен, үз фикерләре белән уртаклаштылар.