ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

      2020 елның 9 ноябрендә 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче, Аланда яшәүче сугыш ветераны Гәптелгани Нәҗиповка, Норма авылыннан тыл ветераны Фәрит Кәлимуллинга, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач районы хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә «Караучы» («Сиделка») пилот проекты кертелә. Аның максаты – үз-үзләрен карый алу сәләтен югалткан өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү.

Профилактик эш кысаларында КЦСОН «Доверие» үзәгенең хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән көнкүреш газ белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча инструктаж үткәрделәр, башлангыч куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр, җылыту приборларының төзеклегенә, җилләтү каналларының торышына аерым игътибар юнәлттеләр, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында язмача мәгълүмат тараттылар.

2020-нче елның  10-нчы нояберендә  Югары-Утар  балалар йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы “Гөмбәләр патшалыгы” диген тема астында танып белү шөгыле уткәрде.

9 ноябрьдә Менделеевск муниципаль районындагы "Камские зори" приюты педагоглары балаларны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү, спорт эшчәнлегенең төрле төрләренә җәлеп итү һәм күңел һәм тән сәламәтлеге өчен файдалы ял эшчәнлеген формалаштыру максатыннан балигъ булмаганнар арасында компьютер бәйлелеген профилактикалау буенча катнаштылар.


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 9 нояберендә "Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында". Тәрбияче Тимергалиева Ильхамия "Безнең яраткан әкиятлэр" темасына дәрес уздырды.

Чараның максаты: баланың иҗади хыялын үстерү, образлы хәрәкәтләр үсешенә ярдәм итү.

2020 елның  9 ноябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен “Кыргый хайваннар” темасына дәрес узды.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 5 нче ноябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 7 бала өчен «Зоопаркка сәяхәт» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларны текстны тыңларга һәм хәрәкәтләрне текст нигезендә башкарырга, тиз хәрәкәт юнәлешен үзгәртергә, мотор күнекмәләрен һәм күзаллауны үстерергә өйрәтү.

2020 нче елның 07 нче ноябре көнне 4 нче санлы социаль участогында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова социаль хезмәт күрсәтелүче 11 бала өчен «Татарстан сорауларда һәм җавапларда» дигән викторина үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарның Татарстанның үсеш тарихы турында булган белемнәрен ныгыту.

2020 нче елның 5 нче ноябре көнне «Альфа» мәдәният сараенда ТАССРның 100 еллыгын һәм Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 12 бала арасында «Без-бер гаилә» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: патриотик хисләр тәрбияләү, үз дәүләтең, республиканың тарихы турында белемнәрне формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International