Горбунова Клавдия Александровна 1929 елның 21 декабрендә туа. Ул Баулы районының тыл хезмәтчәне.
Бөек Ватан сугышы вакытында үзенең яшьлек елларын Клавдия Александровна күз яшьләре белән искә ала, авыл мичендә бәрәңге киптереп, кичләрен фронтка озату өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләвен.
Клавдия Александровна төзелештә эшли, аннан озак еллар балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли.
Ул өч кыз тәрбияләп үстергән, хәзерге вакытта сигез онык, унбер оныкчыкның яраткан әбисе булып тора. Клавдия Александровна балаларны кырыс тәрбиялэгэн, мондый тәрбия белән алар яхшы белем алдылар һәм яхшы гаилә кордылар.
Клавдия Александровна бугенге кондэ дэ барысын да үзе эшләргә тырыша: бакчаны карап, хуҗалык алып бара. Ул үзенең озын гомерле булуын хәрәкәтчән яшәү рәвеше белэн бэйле дип саный.