" Коронавирус турында -балаларга» видеоролигын карау, Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 8 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 12 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Коронавирус турында-балаларга»дигән видеороликны карау оештырды.

Максаты: - балаларны үз сәламәтлекләре һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылык юнәлешендә тәрбияләү, сәламәтлекне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү.

Бурычлары:

-балаларда коронавирус йогышы,үзенчәлекле билгеләре һәм аны профилактикалау турында күзаллаулар формалаштыру;

-балаларның сәламәтлек өчен санитар-гигиеник чаралар әһәмияте турында күзаллауларын беркетү;

- үз сәламәтлегеңне кайгырту ихтыяҗын үстерү.

Видеороликны карый башлаганчы, тәрбияләнүчеләр белән дөньядагы вәзгыять, коронавирус нәрсә ул, авыруның билгеләре нинди, ничек иярә һәм үз-үзеңне ничек сакларга дигән әңгәмә үткәрелде. Видеороликны караудан соң балалар белешмәлек-кагыйдәләр алдылар, әлеге проблема турында фикер алыштылар һәм сәламәтлек безнең җаваплылыкка һәм санитар-гигиеник нормаларны үтәүгә бәйле дигән нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International