Танып-белү дәресе «Электр приборлары".

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 8 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән (9 бала) электр приборлары турында гомуми күзаллау бирү максаты белән «Электр приборлары» дигән танып-белү дәресе үткәрде.

Бурычлары:

- электр приборлары белән таныштыру;

- көнкүрештә электр приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнергә;

- балаларда электр приборлары белән саклык хисе тәрбияләү.

Дәрес башында тәрбияләнүчеләр һәр йортта электр челтәрендә  ток «яшәгәнен» һәм көн саен кешегә көндәлек тормышта ярдәм итүе турында белделәр. Аннан соң балалар нәкъ менә электр ярдәмендә эшли торган һәм кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтә торган көнкүреш җиһазлары белән таныштылар. Әмма әлеге приборларны дөрес кулланмаганда, электр тогы сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булганлыктан, балалар алар белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр. Алга таба алынган материалны ныгыту өчен, тәрбияләнүчеләр һәр электр приборы турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International