«Татарстан сорауларда һәм җавапларда»

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

 

2020 нче елның 07 нче ноябре көнне 4 нче санлы социаль участогында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова социаль хезмәт күрсәтелүче 11 бала өчен «Татарстан сорауларда һәм җавапларда» дигән викторина үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарның Татарстанның үсеш тарихы турында булган белемнәрен ныгыту.

Чара башында белгеч балаларга быел нинди тарихи дата билгеләп үтелүе турында искә төшерде. Аннан соң балалар белгеч тәкъдим иткән викторина сорауларына җавап бирделәр. Анда Татарстан башкаласы, Казанның кайсы елгалар ярларында торуы, Татарстан территориясендә нинди халыклар яшәве, республикабыз гербында нәрсә сурәтләнгән һ.б. кебек сораулар бар иде. Катнашучылар барлык сорауларга да диярлек дөрес җавап бирделәр.

Соңыннан белгеч йомгак ясады-үз тарихыңны белү,аны үз нәселеңә тапшыру өчен тарихны сакларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International