Яр Чаллы шәһәренең КЦСОН «Доверие» үзәге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрәләр

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Куркынычсызлыкны тәэмин итү – өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүнең төп бурычларының берсе булып тора. Өлкән яшьтәге кешеләр, физик, акыл һәм эмоциональ халәтләре начарлану сәбәпле, сизгерлекне югалталар, ә кайвакыт көнкүрештәге иң гади куркынычсызлык кагыйдәләренә дә салкын карыйлар яки аларны бөтенләй оныталар. Моның аркасында алар янгын корбаны булырга мөмкиннәр.

 Өлкәннәр, янгын чыккан очракта, төтен исен сизмәскә һәм күршеләрнең хәвеф-хәтәр турында кисәтеп кычкыруын ишетмәскә мөмкин. Әгәр өлкән яшьтәге кеше хәрәкәт аппараты авыруыннан интегә икән, аның гомере шулай ук куркыныч астында калырга мөмкин. Пенсионерларның күпчелеге ялгыз гомер итә, димәк, аларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү – җәмгыятебезнең беренче бурычы.

Профилактик эш кысаларында КЦСОН «Доверие» үзәгенең хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән көнкүреш газ белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча инструктаж үткәрделәр, башлангыч куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр, җылыту приборларының төзеклегенә, җилләтү каналларының торышына аерым игътибар юнәлттеләр, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында язмача мәгълүмат тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International