«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә «Караучы» («Сиделка») пилот проекты кертелә. Аның максаты – үз-үзләрен карый алу сәләтен югалткан өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү.
Ай саен өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны дәвамлы карау системасын гамәлгә ашыру буенча җаваплы Яр Чаллы шәһәренең ГАУСО КЦСОН «Доверие» үзәге белгечләре, АНО «Содействие» үзәге» белгече белән берлектә, «Караучы» хезмәтеннән файдаланучыларда булып, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәялиләр, бу төр хезмәттән файдаланучыларның караучыларның эшеннән, шулай ук медицина хезмәте күрсәтүдән канәгатьлелек дәрәҗәсен тикшерәләр.
Үткәрелүче тикшерү чаралары өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның караучыларның эшеннән канәгать булуын күрсәтә, чөнки караучылар тулы тәрбия биреп кенә калмыйлар, күпләр өчен алар сәламәтлекне ышанып тапшырган якын кешеләргә әйләнәләр.