«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Кыргый хайваннар ” темасына дәрес узды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2020 елның  9 ноябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен “Кыргый хайваннар” темасына дәрес узды.

                Дәреснең максаты кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту. Аларның кайда яшәүләре, нәрсә белән тукланулары турында видео дәрес балаларның күңеленә бик якын булды. Хайваннар турында табышмакларга җаваплар бирелде, мәкаль- әйтемнәр укылды. Балалар экологик сәяхәттә булдылар. “Безнең урманнарда кыргый хайваннар” видео ролигын карап балалар хайваннар дөньясы турында белгән белемнәре белән уртаклаштылар. “Кем тизрәк сикерә” уенында балалар үзләренең физик сәләтләрен күрсәттеләр.

            Ахырда балалар урман һәм хайваннарны сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International