«Зоопаркка сәяхәт»

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 5 нче ноябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 7 бала өчен «Зоопаркка сәяхәт» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларны текстны тыңларга һәм хәрәкәтләрне текст нигезендә башкарырга, тиз хәрәкәт юнәлешен үзгәртергә, мотор күнекмәләрен һәм күзаллауны үстерергә өйрәтү.

Дәрес зоопарк турында табышмаклардан башланды. Соңыннан белгеч балалар белән бергә зоопаркның нәрсә икәнен һәм анда нинди җәнлекләр яшәвен искә төшерделәр. Зоопаркта булган балалар калган тәэсирләре белән уртаклаштылар. «Соры куян» сәламәтләндерү күнекмәсен үтәгәннән соң, дәрес зур моториканы үстерү күнегүләре белән дәвам итте. Балаларга аюның ничек йөрүен, куянның ничек сикерүен, ат чабуын, песинең ничек тартылуын, кошның ничек очуын күрсәтергә кирәк булды. Балалар һәр хайванның төп билгеләрен бергәләп искә төшерделәр һәм билгеләп үттеләр. Мәсәлән, аю аякларын киң куеп, алпан-тилпән йөри; куян ике аякта сикерә; кош канатларын селкетеп оча һ. б. Алга таба катнашучыларга зоопарктагы хайванны үзе уйлап табарга һәм аны сурәтләргә дигән бирем бирелде, ә калган катнашучыларга шуны кабатларга кирәк иде. Шулай итеп, балалар фантазиясе белән "зоопарк"та юлбарыс та, бөркет тә, хәтта башын комга яшерүе тәвә кошы да урнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International