2020 нче елның 5 нче ноябре көнне «Альфа» мәдәният сараенда ТАССРның 100 еллыгын һәм Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 12 бала арасында «Без-бер гаилә» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: патриотик хисләр тәрбияләү, үз дәүләтең, республиканың тарихы турында белемнәрне формалаштыру.
Дәрес барышында балалар Ватаныбызның ничек зур булуын, аның тарихы вакыйгаларга бай булуын искә төшерделәр. Шулай ук илебездә, республикабызда күпме халык яшәвен белделәр, аларның гореф-гадәтләре, милли ашлары, уеннары турында сөйләштеләр. Шулай ук безнең илдә барлык халыклар дус яши һәм бәла булган очракта, милләт һәм диннең төрле булуына карамастан, халык үз Ватанын бөтен дөнья белән яклый, дип билгеләп үттеләр. Демонстратив материал сыйфатында милли киемнәрдән булган курчаклар коллекциясе кулланылды. Балалар кызыксынып экспонатларны карадылар һәм сораулар бирделәр. Аннары белгеч катнашучыларга «Нинди могҗизалы яулык” дигән мастер-класс үткәрергә тәкъдим итте. Башта хатын – кызлар баш киеме-яулыкны һәм Татарстанда хатын-кызлар яулык киеп йөргәнлектән аның традицион һәм заманча ысулларын карадылар, аннары аппликация ярдәмендә татар орнаментлары белән яулыклар ясадылар.
Дәрес мавыктыргыч һәм җанлы үтте. Катнашучылар бик канәгать калдылар.