ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

20 нче гыйнварда терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб “Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” курсыннан «Терроризм – һәрберебезгә кагылышлы әйбер” куркыныч» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чарада җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру, башка кешеләр белән дөньяда яши белү, терроризм янауларына каршы тору максатыннан 10 яшүсмер катнашты. Дәрес 7 нче социаль участогында үткәрелде.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 20 нче гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 5 нче социаль участокта «Ариадны җепләре» дигән программа буенча «Мин – акыллы кеше» дигән дәрес үткәрде. Балаларда сәламәтлеккә карата сакчыл караш формалаштыру, акылга сыймаслык гамәлләр турында күзаллауны үстерү максатыннан әлеге дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Әни+бәби» клубы кысаларында 18 гыйнвар көнне «Кышкы уеннар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара 3 яшькә кадәрге балалар арасында аларның кышкы уеннар турында белемнәрен киңәйтү, рәсем ясау, иҗат итү, тикшеренү, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелде.

2022 елның 20 гыйнварында "ГКУ Югары Утар балалар интернат - йортында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен" тәрбияче Галиуллина Н.Х. тарафыннан "каурыйлы дуслар өчен ашханә" дигән экологик акция үткәрелде.

Максаты: кышлаучы кошлар өчен тукландыруның әһәмияте турында күзаллау бирү.

37 нче санлы шәһәр китапханәсе тарафыннан РФ Президенты гранты хисабына тормышка ашырыла торган «Социаль актив» проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 19 нчы гыйнварда «Бәйлелек» методикасы ярдәмендә төркем психиагностикасы үткәрде. Диагностика проектта катнашучылар арасында гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнү максаты белән үткәрелде.

Шулай итеп, 19 нчы гыйнварда 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Танышу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Төркемдә катнашучыларны бер-берсе белән таныштыру максатыннан үткәрелгән чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе
2022 нче елның 19 нчы гыйнварында, тәрбияче Сергеева Е. Н.инициативасы белән, безнең балалар йортында «Кошлар ашханәсе»акциясе узды. Акция балалар йортында тәрбияләнүчеләрдә дә, аларның тәрбиячеләрендә дә зур кызыксыну уятты.

2022 нче елның 17 нче гыйнварында «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты»  дәүләт казна учреждениесендә кече төркем тәрбиячесе Шакирова Эльмира Данил кызы «Халык мәдәниятенең якты дөньясы» дигән темага дәрес үткәрде.

Зәй муниципаль районы гаиләгә кирәкле ярдәм бирүне, тормыш сыйфатын күтәрүне, гаилә һәм баланы саклау максаты белән гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү технологияләрен гамәлгә ашыруны дәвам итә.

2022 елның 19гыйнварында  ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда Тимергалиева И. җитәкчелегендә «Кышкы феерверк» дигэн темага дэрес уткэрелде.

Максат: Балалрнын мультфильм карау белән кызыксынуы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International