«Мин – акыллы кеше»

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 20 нче гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 5 нче социаль участокта «Ариадны җепләре» дигән программа буенча «Мин – акыллы кеше» дигән дәрес үткәрде. Балаларда сәламәтлеккә карата сакчыл караш формалаштыру, акылга сыймаслык гамәлләр турында күзаллауны үстерү максатыннан әлеге дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес кем ул «акыллы» кеше, ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән диалогтан башланды. Аннан соңгы күнегүләр барышында катнашучылар тәкъдим ителгән вариантларны анализладылар, акылга сыймаслык гамәлләр нәрсәгә китерергә мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар, «акыллы» сүзенә синонимнар һәм антонимнарның мисалларын китерделәр, «суның сайлыгын белмичә суга кермә», «егыласыңны белсәң, салам түшәр идең» һ. б. мәкальләрен карадылар.

Дәрес ахырында катнашучылар «Мин үз-үземне ясыйм» дигән биремне үтәделәр, анда һәркем үзен уңышлы, сәламәт, акыллы кеше итеп ясады, һәм азакта катнашучылар нәтиҗә ясадылар: ни дә булса эшләргә керешкәнче, уйларга, хәлне, үз мөмкинлекләреңне бәяләргә һәм соңыннан гына дөрес карар кабул итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International