«Терроризм – һәрберебезгә кагылышлы әйбер куркыныч»

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

20 нче гыйнварда терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб “Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” курсыннан «Терроризм – һәрберебезгә кагылышлы әйбер” куркыныч» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чарада җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру, башка кешеләр белән дөньяда яши белү, терроризм янауларына каршы тору максатыннан 10 яшүсмер катнашты. Дәрес 7 нче социаль участогында үткәрелде.

Дәрестә белгеч балалар белән берлектә «террор», «терроризм», «террорист», «теракт» төшенчәләрен билгеләделәр. Һәр катнашучы кешелек бәрелешкән иң куркыныч проблема буларак терроризмга булган мөнәсәбәтләре турында әйттеләр. Аннан соң шикле предметларны ачыклаганда, террорчылык актлары янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләр алгоритмнарын кабатладылар, ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын искә төшерделәр.

Дәрес ахырында барлык яшүсмерләргә “Терроризм – һәркемгә кагыла торган куркыныч” дигән белешмәлек тапшырылды, анда шикле предметларны ачыклаганда, террорчылык акты янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре җентекләп күрсәтелде, шартлаткыч әйберләр билгеләре, тоткыннарны тоту гамәлләре тасвирланды. Барлык балалар да терроризмга, гомумән әлеге күренешкә тискәре карашларын актив белдерделәр. Белгеч исә катнашучыларга уяу булырга һәм нинди дә булса гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмаска һәм кагыйдәләр нигезендә эш итәргә киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International