«Танышу»

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләр, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервислар һәм хезмәтләр күрсәтүнең нәтиҗәле үсеше өчен, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов 2022 елны Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан итү турында Фәрманга кул куйды. Шушы уңайдан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны компьютердан файдаланырга өйрәтү, төрле хезмәтләр алу өчен интернет ресурсларыннан куркынычсыз файдалану максатыннан компьютер дәресләре үткәреләчәк.

Шулай итеп, 19 нчы гыйнварда 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Танышу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Төркемдә катнашучыларны бер-берсе белән таныштыру максатыннан үткәрелгән чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес «танышу» һәм «исемнәр-сыйфат» күнегүләре белән башланып китте, анда балалар бер-берсе белән  кызыксынып таныштылар. Шуннан соң катнашучылар интернет-бәйлелек ихтималын ачыклауга тест уздылар. «Төркем кагыйдәләре» күнегүләре барышында балалар үзләре уйлап таптылар һәм алдагы дәресләрдә эшләү кагыйдәләрен билгеләделәр, ә «охшаш һәм төрле» уенында үзара охшашлыклар һәм аермаларны аңлый алдылар.

Дәрес ахырында катнашучылар белән «кызыклы һәм файдалы» күнегүләре үткәрелде, анда һәр катнашучы дәреснең иң кызыклы һәм файдалы моментлары турында әйтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International