ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль педагог Елена Макарова 24 гыйнвар көнне Россиянең Хәрби дан көне – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулу уңаеннан «Блокадалы икмәк» дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер дәресе үткәрде. Чара «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында 21 балигъ булмаган бала арасында Ленинград блокадасы вакытында Ленинград халкының батырлыгын һәм әлеге көннәрнең тарихи истәлеген саклап калу максатыннан оештырылды.


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе
2022 елның 24 гыйнвар Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты Шәфкать бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан Ленинград шәһәренең немец-фашист гаскәрләрен блокададан азат итүгә багышланган “блокадалы икмәк” Бөтенроссия Хәтер дәресе

«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 21 нче гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская балигъ булмаганнарга «Батыр» спорт комплексына баруны оештырды. Әлеге чарага социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр килде.


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга
2021нче елның 21нче гыйнвар көнендә «Югары Утар психик тайпылышлары булган затлар өчен билгеләнгән балалар интернат-йорты»нда «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиясесе Шәрипова Г.М. тарафыннан «Без боекмыйбыз» исеме астында өстәл уеннары оештырылды.

Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина «үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсыннан «яшьләр субкультуралары» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чара яшүсмерләрнең социаль-куркыныч мохитка тартылуына каршы торган тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзләрен тотышы өчен җаваплылык тәрбияләү максаты белән үткәрелде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында социаль педагог Елена Макарова «100%» лы куркынычсызлык» дип аталган уен-викторина үткәрде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау, игътибар, күзәтүчәнлек, кагыйдәләрне үтәү теләген үстерү, шулай ук үз сәламәтлегеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклау максатыннан үткәрелгән чарадада 11 бала катнашты.

Россиядә халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 20 гыйнварда 11 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова «Гыйнвар калейдоскобы» дигән темага интерактив дәрес үткәрде. Әлеге чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты, максаты-рус халык бәйрәмнәренең гореф-гадәтләре белән танышу, үз халкың өчен мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү; дөньяны эстетик һәм әхлакый кабул итү; рус халкының гореф-гадәтләрен пропагандалау.

19 гыйнвар көнне «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Улыбка» клубы социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати әңгәмә һәм «Мамины шпильки...» документаль фильмын күрсәтү булды.

Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү эше кысаларында 20 гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Балаларга янгын куркынычсызлыгы турында» дигән видеофильм карау һәм фикер алышу белән төркемле дәрес үткәрде. Чара 14 балигъ булмаган бала арасында 7 нче социаль участогында тормышны һәм сәламәтлекне саклау буенча белемнәрне формалаштыру, янгын чыгу куркынычы янаганда нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлау максаты белән узды.

Бүген «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ижтимагый хезмәт алучылар һәм көндезге йору бүлеге өчен «Карлы карусель » спорт – сәламәтләндерү чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International