2022 елның 20 гыйнварында "ГКУ Югары Утар балалар интернат - йортында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен" тәрбияче Галиуллина Н.Х. тарафыннан "каурыйлы дуслар өчен ашханә" дигән экологик акция үткәрелде.
Максаты: кышлаучы кошлар өчен тукландыруның әһәмияте турында күзаллау бирү.
Бүген без тәрбияләнүчеләр белән кошлар өчен җимлекләр ясадык. Кышлаучы кошларны тукландыру өчен без җимлеккә орлыклар, ипи валчыклары салдык. Без балалар белән агачларга жимлеклэр элдек. Кошларның җимлеккә утырып ашамлыкларны ашаганнарын сокланып карап тордык. Балалар бүгенге дәрестән бик канәгать калдылар.