37 нче санлы шәһәр китапханәсе тарафыннан РФ Президенты гранты хисабына тормышка ашырыла торган «Социаль актив» проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 19 нчы гыйнварда «Бәйлелек» методикасы ярдәмендә төркем психиагностикасы үткәрде. Диагностика проектта катнашучылар арасында гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнү максаты белән үткәрелде.
Диагностика нәтиҗәсендә, тикшеренүчеләр гаиләдә иң мөһиме тынычлык, җәнҗалсыз һәм мөнәсәбәтләрне ачыклаудан башка тормыш, дип саный. Моның өчен хәзерге вакытта алар кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. 100% тикшерелүчеләрнең гаилә әгъзалары арасында киеренке мөнәсәбәтләре бар. Бу хәл тикшерелүчеләрнең үз-үзенә бәйле булуы аркасында килеп чыга. Проблемалар һәм кыенлыклар аркасында, тикшерелүчеләрнең барысы да үз бәйлелеген аңлыйлар, аларның шулай ук әйләнә – тирәдәгеләр белән проблемалары да булгалый икәнлеге ачыкланды. Шуңа күрә, катнашучылар үзләренә ярдәм, шул исәптән үзәк белгечләренең дә ярдәме кирәк дип саныйлар.Тикшерелүчеләрнең гаилә тормышыннан көткәне бүгенге көндә акланмый. Яхшы, нык гаилә булу теләген тормышка ашыра алмыйлар. Катнашучылар инде мөстәкыйль рәвештә генә бу авырлыкларны җиңә алмый, шуңа күрә алар ир белән хатын бергә дәвалауны узарга һәм уңай нәтиҗәне беркетергә – бер-берсенә ярдәм итү клубларына йөрергә тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.
Дәрес азагында «Ябык даирәдән чыгу» клубындагы алдагы дәресләр бәйле тәртипне профилактикалауга һәм якын кешеләр белән конструктив мөнәсәбәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк дигән фикер әйтелде.