Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Әни+бәби» клубы кысаларында 18 гыйнвар көнне «Кышкы уеннар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара 3 яшькә кадәрге балалар арасында аларның кышкы уеннар турында белемнәрен киңәйтү, рәсем ясау, иҗат итү, тикшеренү, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелде.
Дәрес башында төркемдәге алга таба бердәм эш һәм танышу өчен күнегүләр үткәрелде. Аннан соң балалар төрле кышкы уеннарда уйнадылар, күңел ачтылар, кышкы тематикалы рәсемнәр ясадылар. Әлеге күнегүләр сабыйларның төрле яклап үсүенә, шулай ук вак моторика үсешенә ярдәм итте.
Йомгаклау даирәсендә ата-аналар: “Бүген сезгә нәрсә файдалы булды? Нәрсәне үтәргә авыр булып чыкты һәм ни өчен?” кебек сорауларга җавап бирделр. Психолог катнашучыларга дәресләрдә алган белемнәрен сабыйлары белән өйдә беркетергә киңәш итте.