2020 елның 3 декабрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән (9 бала) инвалид балаларга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан «Бергә без күбрәк булдыра алабыз» дигән презентация карау белән «Барысы да кебек булмау, җиңелме?»дигән этик әңгәмә үткәрде.
Бурычлар:
-03 декабрь -Халыкара инвалидлар көне турында балаларга сөйләү;
- игелеклелек, ярдәмчеллек, тыйнаклык кебек кыйммәтле сыйфатлар турында күзаллауларны беркетергә;
- балаларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата шәфкатьлелек, толерантлык хисләре тәрбияләү.
2020 елның 03 декабренда Алексеевск муниципаль районында "Кайгырту" приюты тәрбиячесе Анисимова М.А., балаларда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында, истәлекле дата -3 декабрь «Билгесез солдат көне»турында белемнәрен тулыландыру максатыннан мәктәп яшендәге балалар белән "Билгесез солдат көне" дип исемләнгән презентация карау белән батырлык дәресе үткәрелде.
Бурычлар: Ватанны саклаучыларга хөрмәт, үз халкы өчен горурлык хисе; үз халкына, илебез тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, укучыларны әхлакый-патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итү.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгендә «Көмеш яшь» волонтерлары белән берлектә декада көннәрендә «Күңел җылысы белән» дигән хәйрия акциясе уздырылды.
Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Яңа Чишмә районы «Кайгырту» үзәге белгечләре, балалар сәнгать мәктәбе һәм район үзәк китапханәсе белгечләре белән берлектә, «Мәрхәмәтлелек һәм ягымлы елмаю дөньясы!» дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр.
2020 елның 3 декабрендә Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Билгесез солдат көне»нә багышланган «Билгесезләрдән алып танылган кешеләргә кадәр» дигән онлайн әңгәмә үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең “Нур” яшьләр үзәгендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Резеда Долгова һәм Зөхрә Закирова “Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе” чарасында катнаштылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Әлки муниципаль районының «Забота " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе каршындагы «Дуслык» отряды волонтерлары «кар чистартабыз»акциясе үткәрделәр.
Балаларга юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Шушы максат белән Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Балалар, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен белик! " дигән чара уздырдылар».
Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без бер-беребезгә кирәк» дигән Акция узды. Күңелле Игринка һәм Смешинка мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып, аларга татлы бүләкләр тапшырдылар