Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны учреждение белән таныштыру һәм анда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турында белешмә бирү. Аларны социаль хезмәтләр алу өчен “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә җәлеп итү.
Чара барышында белгечләр гражданнарны тернәкләндерү курсын узганда социаль хезмәт күрсәтү формалары, төрләре һәм аларның күләме белән таныштырдылар. Шулай ук социаль хезмәт алу өчен кирәкле документлар исемлеге язылган бланк - белешмәләр дә бирделәр.
Чарада утыз кеше катнашты.