Күңел җылысы белән

2020 елның 4 декабре, җомга

Ел саен 1-10 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы үткәрелә.

Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар оештырыла , аларның максаты-җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларга төрле яклап мораль һәм социаль ярдәм күрсәтү.

«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгендә «Көмеш яшь» волонтерлары белән берлектә декада көннәрендә «Күңел җылысы белән» дигән хәйрия акциясе уздырылды. Акция кысаларында йорт яны территориясен кардан чистартуда, йортта генераль җыештыру буенча адреслы ярдәм күрсәтелде.

"Көмеш яшь" волонтерлары өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ялгыз яшәүче балачак инвалиды Васильев Г.П. янына килделәр. Ул кайгыртучанлык, игътибарлык очен акциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International