«Мәрхәмәтлелек һәм ягымлы елмаю дөньясы!»

2020 елның 4 декабре, җомга

«Мәрхәмәтлелек һәм ягымлы елмаю дөньясы!»

Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Яңа Чишмә районы «Кайгырту» үзәге белгечләре, балалар  сәнгать мәктәбе һәм район үзәк китапханәсе белгечләре белән берлектә, «Мәрхәмәтлелек һәм ягымлы елмаю дөньясы!» дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бәйрәм җылылык атмосферасында, күтәренке рухта үтте, балалар рәхәтләнеп төрле конкурсларда катнаштылар, җырлар җырладылар, мультфильмнар карадылар. Барысы да очрашуга бик рәхмәтле булып, канәгать хисләре белән калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International