Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” юл йөрү кагыйдәләре буенча чара «Балалар, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен белик!»

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Балаларга юлларда үз-үзеңне  дөрес тоту культурасын кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Шушы максат белән Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Балалар, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен белик! " дигән чара уздырдылар». Балалар янына кунакка Леопольд мәчесе килде, ул балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, искә төшерергә ярдәм итте. Балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләрен , юл билгеләрен исләренә төшерделәр, шоферлар һәм пассажирлар булып уйнадылар. Чарага Арча районының ЮХИДИ хезмәткәрләре, профилактика бүлеге начальнигы Мөхәммәтҗанова Э. Г. Инспектор ДПС ОГИБДД Аглиуллин А.З.  килделәр, алар балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда җаваплылык, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләүдә мөһим роль уйный һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә аңлы караш формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International