«Бергә без күбрәк булдыра алабыз» дигән презентация карау белән «Барысы да кебек булмау, җиңелме?»дигән этик әңгәмә.

2020 елның 4 декабре, җомга

2020 елның 3 декабрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән (9 бала) инвалид балаларга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан «Бергә без күбрәк булдыра алабыз» дигән презентация карау белән «Барысы да кебек булмау,  җиңелме?»дигән этик әңгәмә үткәрде.

Бурычлар:

-03 декабрь -Халыкара инвалидлар көне турында балаларга сөйләү;

- игелеклелек, ярдәмчеллек, тыйнаклык кебек кыйммәтле сыйфатлар турында күзаллауларны беркетергә;

- балаларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата шәфкатьлелек, толерантлык хисләре тәрбияләү.

Дәрес башында тәрбияләнүчеләр 2020 елның 1-10 декабре Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада игълан ителүе турында белделәр. Бу бәйрәм ел саен 3 декабрьдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата җәмгыятьнең уңай мөнәсәбәтен тәрбияләү, аларның мөмкинлекләренең тигезлегенә ирешү максатыннан үткәрелә. Аннары балалар «Бергә без күбрәк булдырабыз»дигән презентация карадылар. Анда балалар инвалидларның үз-үзләрен бәяләүне арттыру өчен тирә-юньдәгеләрнең ярдәме, игелеклелеге һәм катнашуы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең көн саен нинди авырлыклар белән очрашуы, яшәү мохитен уңайлы итү өчен дәүләтебезнең нинди программаларын тормышка ашыруы турында ачык күрделәр. Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр хәтта ачык йөзле елмаю һәм дусларча кул кысышу дөньяны инвалидларга карата мәрхәмәтлерәк һәм түземлерәк итә ала дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International