Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында “Халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт курсәтелде»
2020 елның 2, 3 декабрендә, белгеч, Капитонова Т.М., Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, чираттагы дәресләр үткәрелде. Дәресләрнең темасы: "Реабилитацияләүнең техник чараларын куллану".
2020 елның 2 декабрендә Зәй муниципаль районы “Ялкын” хәрби-патриотик клубында социаль куркыныч хәлдә булган балалар һәм яшүсмерләр белән чираттагы профилактик әңгәмә узды.
2020 елның 2 декабрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Инвалидлар декадасы- 2020” кысаларында “Цветик- семицветик” дигән игелеккә багышланган күңел ачу чарасы узды.
Ноябрь аенда халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечлэренең балалары арасында «Мин - коррупциягә каршы" исемле балалар өчен рәсем ясау конкурсы игълан ителде. Конкурста сигез баланың эше катнашты.
Дартс һәм шашка буенча ярышлар
Инвалидлар декадасы кысасында Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре 3нче декабрендә «РостРесурс «инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе» вәкилләре белән берлектә дартс һәм шашка буенча ярышлар уздырдылар, анда 56 инвалид бала катнашты.
Балалар азартлары һәм омтылышлары белән үзләренең сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Уеннар бик җылы һәм иркен шартларда үтте.
Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бер генә реабилитантны да игътибарсыз калдырмадылар, һәркем бүләк алды.
Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр, көн буена яхшы кәеф алдылар.
Югары Осланның интернат-йортында социаль хезмәтләрдән аз хәрәкәтләнүчеләр белән дәресләр дәвам итә
Югары Осланның интернат-йортында "җан һәм иҗат җимешләре" дигән социаль хезмәт алучылар эшләре күргәзмәсе уза»
Инвалидлар декадасы кысаларында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Мифтахова Гөлия музей хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен экскурсия оештырдылар. Эскурсия барышында балигъ булмаган балаларга аңлаешлы формада Кече Ватан тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр
Декабрь башында традицион инвалидлар декадасына багышланган чаралар планын үтәү барышында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан күптән түгел «Квантум»балалар иҗаты үзәгенә экскурсия оештырылды.