ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Барлык йогышлы авырулар белән беррәттән, ВИЧ - инфекция актуаль тема булып кала. Социаль-тернәкләндерү бүлеге шәфкать туташы Айгөл Ганиева "СПИД һәм аның профилактикасы" темасына санитар-агарту әңгәмәсе үткәрде. 


6
декабрь, 2020 ел
якшәмбе

2020 елның 6 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында Азьмушкино авылының "Наиком Арена" техник спорт төрләре стадионында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән мототерапия үткәрелде. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге әлеге чараны оештыруда катнашты. Мототерапиягә иң куркусыз һәм батыр балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Биредә Тукай районы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче мототерапия узды! Балалар драйв узышчылары белән аралаштылар, квадроциклларда, багги һәм чаналарда йөрделәр.

 

2020-нче елның 6-нчы декабрендә Югары-Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк «Шахмат-шашка турниры»дип исемләнгән уен-ярышы үткәрде.


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Декабрь башында, гадәттәгечә, Инвалидлар Декадасы билгеләп үтелә, ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.Ел саен безнең Арча район балалар китапханәсе “ Өет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә шатлык бүләк итә. Әлбәттә инде, әкият геройлары әлеге үзәкнең көтеп алган кунаклары дип санала.

 

2020 елның  4 декабрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Яхшылык дөньяны күтәрер” дип исемләнгән мәгълүмати күңел ачу чарасы  узды.

4 декабрь көнне, тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. инициативасы белән, балалар йортында традицион “Туган көн” чарасын  билгеләп үттеләр.

2020 елның 3 нче декабрендэ Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен, инвалидлар декадасы уңаеннан, «Әпипә» дип исемләнгән кинофильм күрсәтелде. Россия һәм башка илләрдә Халыкара инвалидлар көне җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү өчен үткәрелә. Инвалидларга мөнәсәбәт – җәмгыятьнең җитлегүенең, аны берләштерүнең һәм яшәү сәләтенең мөһим күрсәткече. Бүгенге көндә сәламәтлек ягыннан проблемалары булган кешеләрнең лаеклы яшәүләре, аларга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү һәрберебездән тора.

Инвалидлар декадасы кысаларында 2020 елның 3 декабрендә ДБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч интернат-мәктәбе» базасында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Хәзинә утравы" анимацион чара үткәрделәр. Анда кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Кечкенә хәзинә эзләүчеләр чүл утравында булып чыктылар. Хәзинәгә ирешү өчен, алар авырлыкларны җиңәргә тиеш иде, hәм дә уңышлы җиңделәр, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чара кызыклы һәм эчтәлекле булды. Әйләнә-тирә дус һәм күңелле иде. Ахырда, барлык катнашучылар кечкенә бүләкләр белән бүләкләнделәр.

2020 елның 3 декабренда хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н. 9 - 16 яшьлек   тәрбияләнүчеләр  белән  дәрес  үткәрде.

Максат: шпагат җепләре белән эшләү техникасы осталыгын камилләштерүне дәвам итү, бу техникада йолдыз ясарга өйрәтү.

 Дәрестә 4 тәрбияләнүче  катнашты. 

2020 елның 3 декабрендә Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газиева Гүзәл «Каршы адым» клубы һәм «Социаль ял итеп алу» проекты кысаларында фоамиран кулланып кар бабай ясау буенча дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International