2020 елның 3 декабрендә Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Билгесез солдат көне»нә багышланган «Билгесезләрдән алып танылган кешеләргә кадәр» дигән онлайн әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында Икенче бөтендөнья сугышының тарихи вакыйгалары турында сөйләнде, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм үз Ватаны өчен горурлык хисләре тәрбияләү буенча актуаль темалар кузгатылды.