2021 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан Балачак унъеллыгы кысаларында «Кар десанты» акциясе оештырылды.
11.01.2021ел. «Кайгырту» приютында тәрбиячесе Королева Н.В. 7 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, П.Образцовның «Курчакны дәвалыйм» шигырен уку, аннан соң укыганнары буенча рәсем ясау дәресе үткәрде. Дәреснең максаты: балаларны П.Образцовның шигыренең эчтәлеге белән таныштыру, балаларның хәтерен, игътибарын, сәнгать әдәбиятына карата кызыксынуларын үстерү. Карандаш белән эшләү осталыгын камилләштерү.Эмоциональ ярдәмчеллек, кайгыртучанлык, кызгану, теләктәшлек күрсәтү тәрбияләү.
2021 елның 12 гыйнвар көнендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре Саба муниципаль районы башкарма комитеты юристы катнашты.
10.01.2021ел. Алексеевск «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Карамзина О.В. балалар белән «Китапханә» сюжетлы - рольле уенын үткәрде.
Максат: Китапханәче һөнәре турында балаларның белемнәрен һәм күзаллауларын киңәйтү һәм тирәнәйтү. Социаль – көнкүреш гамәлләре барышында уен композициясен куллану сәләтен үстерүне дәвам итү.
Үстерешле: Уенга кызыксыну уятырга.
Аралашу сөйләмен үстерергә.
Тәрбияви: Китапханәче һөнәренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә.
Уен башында тәрбияче китапханә турында әңгәмә уздырды һәм китапханәченең кем булуы турында сөйләде: ул китап бирә торган кеше, китапны чиста куллар белән генә алырга, аны бөгәргә, изәргә, почмакларын бөкләргә, битләрен әйләндергәндә бармакларны төкерекләргә, аңа таянырга, ташларга ярамый.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында махсуслаштырылган «Пертра»җиһазында шәхси шөгыль.
12 гыйнвар көнне социаль педагог Вдовина и.А. «Исәнме, Кыш-Кыш»исемле конкурс-уен программасын үткәрде.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова яңа ел кысаларында «Теләкләрнең үтәлүе» дигән темага чара үткәрде.
2020 елның декабрь ахырында Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм мәдәни үсеш үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан «Социаль склад» проектын тормышка ашыру эше тәмамланды. Әлеге проект 2020 елның июнендә РФ Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бирелә торган грантын откан иде. Проект авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне социаль яклауга юнәлдерелгән. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге әлеге проектны тормышка ашыру буенча партнерларның берсе булып торды.
Аксубай муниципаль районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында каникуллар вакытында төрле чаралар үткәрелде.
2021 елның 10 гыйнваренда 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл ветераннары, Яңгул авылында яшәүче Мәрфуга Нәҗиповага, Кенәбаш авылыннан Сәвия Хаҗиевага, Норма авылыннан Сания Халиуллинага район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.