11.01.2021ел. «Кайгырту» приютында тәрбиячесе Королева Н.В. 7 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, П.Образцовның «Курчакны дәвалыйм» шигырен уку, аннан соң укыганнары буенча рәсем ясау дәресе үткәрде. Дәреснең максаты: балаларны П.Образцовның шигыренең эчтәлеге белән таныштыру, балаларның хәтерен, игътибарын, сәнгать әдәбиятына карата кызыксынуларын үстерү. Карандаш белән эшләү осталыгын камилләштерү.Эмоциональ ярдәмчеллек, кайгыртучанлык, кызгану, теләктәшлек күрсәтү тәрбияләү.
Дәрес барышында балалар П. Образцовның «Курчакны дәвалыйм» әсәре белән таныштылар. Шигырьдә шагыйрь игелекле һәм кайгыртучан кыз турында сөйли. Кабат укыганнан соң, балалар текстны сәхнәләштерергә (курчакны тирбәтергә, тынлыкка өндәргә, җыр җырларга), градусниктан файдаланырга, чәй ясарга өйрәнделәр. Балаларның һәркайсы, үзенең авыру курчагын дәвалау һәм аны карау өчен, доктор ролендә булырга теләде. Аннан соң балалар укылган әсәр буенча бизәлешләр белән иҗади эшләделәр. Курчак терелү белән, балалар аңа авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирделәр. Шулай итеп, төрле ситуацияләрне уйнап, балалар бер-берсенә игътибарлы, сизгер булалар, сүзлек запасы да киңәя.