2021 елның 2гыйнваренда Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лотфуллина Мәгъфирә Лотфулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесеАлсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгыИлдар Габдрахманов,“Росгоссстрах” иминият компаниясе җитәкчесе Айрат Шиһаповларда юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм шәһәр җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
2021елның 10 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Садыков И.Г.балаларга яраткан әкиятләрен күрсәтте.
09.01.2021. тәрбияче Зверева Е.Г. составында 7 кеше булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Шырпы уенчык түгел, ут уен-көлке түгел» дигән дәрес үткәрде. Максат һәм бурычлар: - Балаларга өйдә шырпының әһәмиятен, аларның куркынычлыгын аңлату (әгәр шырпылар игътибарсыз, җавапсыз кеше кулына эләксә, нәрсә булачак);
- Балаларны шырпы белән балалар шаяруы зур бәлагә сәбәп булып торуын аңлауга китерергә;
-Шырпы - янгын куркынычы тудыручы предмет дигән күзаллау бирергә;
-Балаларны ут белән сак эш итәргә өйрәтергә;
- Янгын чыгуның сәбәпләре белән таныштырырга;
- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен һәм логик фикерләвен үстерергә.
09.01.21 ел. «Кайгырту» приютында шәфкать туташы Гильманова Т.А. мәктәп яшендәге балалар белән «Без вируслар һәм микробларга каршы» дип исемләнгән сәламәтлек минутын үткәрде.
Максат: вируслар һәм бактерияләр китереп чыгарган авыруларны профилактикалау.
07.01.2021 елда “Кайгырту” приютының шәфкать туташы Секалина Галина Анатольевна мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән “Сәламәтлек - кеше тормышының төп кыйммәте” дигән сәламәтлек минутын үткәрде.
Дәреснең максаты балаларны сәламәтлекнең төп факторлары белән таныштыру.
Бурычлар: - балаларның сәламәт яшәү рәвеше, начар гадәтләр турында белемнәрен киңәйтү.
07.01.2021 ел. Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Корнева Н.О. балаларның рус халык уенчыгы - матрешка турындагы белемнәрен киңәйтү, аның тышкы кыяфәте турында күзаллауларны ныгыту; халык иҗаты предметы буларак, рәсем эшчәнлеге аша матрешка турында күзаллауларны формалаштыру; балаларда танып-белү кызыксынуын үстерү максаты белән 6 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Рус матрешкасы, син ничек яхшы!» дигән дәрес үткәрде.
2021 елның 6 гыйнварында Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Маслова Н.В. «Аралашу этикасы» темасына кереш әңгәмә үткәрде. Дәреснең максаты балаларда үз-үзеңне танып белүгә, үз-үзеңне тәрбияләүгә кызыксыну уяту; уңай бәя бирү, үзоешканлыкка, аралашу формаларына үзконтрольлек итү. Дәрескә мәктәп яшендәге 12 тәрбияләнүче җәлеп ителде.
05.01.21 нче елда тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. җитәкчелегендә «Тылсымчы кыш» темасына рәсем ясауда катнаштылар.
Максат: балаларның елның матур кышкы чоры турында белемнәрен баету; иҗади сәләтләрен үстерү; укучыларның эстетик культурасын сәнгать чаралары белән күтәрү.
2021нче елның 8нче гыйнварь көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Галимҗанова Ф.Н., шушы йортта тәрбияләнүче балалар белән саф һавада “Безне салкын куркытмый” дип исемләнгән куңелле чара уздырды.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре бүлектә исәптә торучы гаиләләрдәге балаларга Яңа ел бүләкләре тараттылар.