Мамадыш районының "Забота" үзәгендә Балачак унъеллыгы кысаларында «Кар десанты» акциясе

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан Балачак унъеллыгы кысаларында «Кар десанты» акциясе оештырылды. Акция кысаларында балалар ветеран Хисаметдинова Асылбикә Зиннәт кызына кар чистартуда булыштылар, ул социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендэ тора. Балалар өлкән яшьтәге кеше  уз көче белән эшли алмаган эшлэрне башкардылар. Эш тиз һәм күңелле барды. Соңрак балалар һәм белгечләр пенсионер ханым белән әңгәмә кордылар. Ул үзенең авыр тормышы турында сөйләде. Белгечләр теләсә кайсы вакытта ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган телефоннарны калдырдылар. Акциянең бурычлары: балаларда югары патриотика, җәмгыятькә, хезмәткә, үз-үзеңә һәм башка кешеләргә карата мөнәсәбәт тәрбияләү; әхлакый-максатчан шәхес, рухилык, ветераннарга хөрмәт тәрбияләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International