2020 елның декабрь ахырында Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм мәдәни үсеш үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан «Социаль склад» проектын тормышка ашыру эше тәмамланды. Әлеге проект 2020 елның июнендә РФ Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бирелә торган грантын откан иде. Проект авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне социаль яклауга юнәлдерелгән. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге әлеге проектны тормышка ашыру буенча партнерларның берсе булып торды.
2020 елда пандемия аркасында күп кенә кешеләр эшсез калды, үзләрен һәм үз гаиләләрен карауга, нормаль кием-салым, аяк киеме, урын-җир әйберләре, балалар товарлары, мебель һәм башка кирәк-яраклар сатып алу мөмкинлеген югалттылар. Нигездә, гаиләнең бөтен кереме азык-төлек сатып алуга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә, ә алар даими рәвештә арта. Проектны тормышка ашыру эше кысаларында «Веста» үзәге белгечләре социаль участокларда эшләүче шәһәр һәм район халкы арасында мәгълүмати-агитацион эш үткәрделәр. Биредә яшәүчеләр халыкның социаль якланмаган катламнары өчен кирәкмәгән кием-салым һәм аяк киемнәрен яхшы сыйфатта хәйрия ярдәме белән тапшыру мөмкинлеге турында белде. Ә ярдәмгә мохтаҗ кеше-кирәкле әйберләрне «социаль склад» та бушлай ала алдылар. Склад эше, эш режимы һәм элемтә өчен телефоннар турында белдерүләр тараттылар. Үзәк белгечләре шулай ук проектны тормышка ашыру буенча консультатив һәм методик ярдәм күрсәттеләр.