Балтач муниципаль районында 2021 нче елның 10 нчы гыйнварында өч сугыш ветеранын котлау тантанасы узды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 10 гыйнваренда 90  яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл ветераннары, Яңгул авылында яшәүче Мәрфуга Нәҗиповага, Кенәбаш авылыннан Сәвия Хаҗиевага, Норма авылыннан Сания Халиуллинага район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International