Яңа ел каникуллары – балалар өчен иң күңелле һәм кызыклы вакыт, бәйрәм тамашалары, кызыклы чаралар һәм очрашулар чоры.
Аксубай муниципаль районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында каникуллар вакытында төрле чаралар үткәрелде. Балалар күңел ачу-сәламәтләндерү чараларында катнаштылар: чаңгыда шудылар, кышкы уеннар уйнадылар, спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар. Шулай ук танып-белү чаралары да булды: «Әкияттә кунакта» викторинасы, «Раштуа йолдызы астында» уен программасы, шашка һәм шахмат уеннары. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, Раштуа открыткалары ясадылар, әкиятләр сәхнәләштерделәр, җырлар җырладылар. Һәр бала уңай һәм яхшы кәеф алды.