Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова яңа ел кысаларында «Теләкләрнең үтәлүе» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның теләкләрен өйрәнү, аңлау һәм аны формалаштыру, бәйрәм алдыннан позитив кәеф тудыру.
Чара “Үз-үзеңә комплиментлар яса!” дигән кәефне яхшырту һәм формалаштыруга юнәлгән күнегүләрдән башланды. Алга таба катнашучылар кемнең нинди теләкләре барлыгы турында фикер алыштылар. Үз теләкләреңне дөрес формалаштыру, аларны үтәү өчен “Очучы корабль”, “Тылсымлы хат”, “Агитплакат” күнегүләре башкарылды, ә “Дүрт теләк” күнегүе социаль хезмәт алучыларны аеруча кызыксындырды.
Чара җылы, күңелле атмосферада узды. Катнашучылар мондый төр чараларны еш үткәрергә кирәклеген искәрттеләр, чөнки мондый чаралар нәрсә телисең һәм ничек аңа ирешергә кирәклеген аңларга өйрәтә.
Чарада биш кеше катнашты.