10.01.2021ел. Алексеевск «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Карамзина О.В. балалар белән «Китапханә» сюжетлы - рольле уенын үткәрде.
Максат: Китапханәче һөнәре турында балаларның белемнәрен һәм күзаллауларын киңәйтү һәм тирәнәйтү. Социаль – көнкүреш гамәлләре барышында уен композициясен куллану сәләтен үстерүне дәвам итү.
Үстерешле: Уенга кызыксыну уятырга.
Аралашу сөйләмен үстерергә.
Тәрбияви: Китапханәче һөнәренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә.
Уен башында тәрбияче китапханә турында әңгәмә уздырды һәм китапханәченең кем булуы турында сөйләде: ул китап бирә торган кеше, китапны чиста куллар белән генә алырга, аны бөгәргә, изәргә, почмакларын бөкләргә, битләрен әйләндергәндә бармакларны төкерекләргә, аңа таянырга, ташларга ярамый. Кайбер китапларны уку залында гына укырга мөмкин, икенчеләрен өйләренә билгеле бер вакытка алып китәргә рөхсәт итәләр. Китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлап, балалар уенга бик теләп кушылдылар. Уен вакытында әдәплелек , ярдәмчел, сизгерлек, ярдәмчеллек, гаделлек, сөйләшә белү, бер - береңә ярдәм итешү, дөреслек-әхлак нормалары үтәлде. Уенны балалар ахырына кадәр җиткерделәр, барлык балаларга да китапханә уенын уйнау ошады.