«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды.
Тыңлаучыларга «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның сәламәтлеген саклау» темасы тәкъдим ителде. Олы яшьтә булган кешеләрнең активлыгы кимү мускул атрофиясен көчәйтә, бу соңыннан төрле авыруларга китерергә мөмкин. Мондый проблемаларны кисәтү өчен, өлкән яшьтәге кешеләргә нәтиҗәле чаралар күрергә киңәш ителә. Комплекслы үзәкнең шәфкать туташы Венера Павлова социаль хезмәткәрләрне мускул тонусын ныгытуга һәм саклауга юнәлдерелгән берничә күнегүләр белән таныштырды, шулай ук буыннар өчен күнегүләр күрсәтте. Социаль хезмәткәрләр авыр булмаган, әмма шул ук вакытта нәтиҗәле күнегүләрне бик теләп сынап карадылар. Бу күнегүләрне алар алга таба социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә кулланачаклар.