Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Мин+Ты=Без " коллективын берләштерү буенча тренинг

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

  

Арчаның « Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Сабирова А.В. коллективны берләштерү һәм командада хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү буенча тренинг үткәрде.

    Коллективта яшәргә һәр кешегә кирәк. Нәкъ менә коллективта ул җәмгыятьтә яшәү тәҗрибәсен таба, гомумән алганда,коллективта акыл һәм җанны баетырга, үз сыйфатларынны, белемнәренне, сәләтләренне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр табарга мөмкин.

     Бөтен эшне берүзе генә башкарып булмый, вакыт-вакыт барыбер башка кеше ярдәменә таянырга туры килә. Бердәм коллективта үзара ярдәмләшү-уңыш нигезе, ярдәмсез генә кечкенә генә максатка ирешуедә авыр.

      Психолог сүзләренә караганда, белем бирү максатларына уңышлы ирешелсен өчен, фикердәшләрнең бердәм коллективы кирәк. Иптәшлек элемтәләре эш вакытында һәм аны тәмамлагач, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм яхшы социаль-психологик климатны формалаштыра. Эшкә бару теләге, куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру теләге күбесенчә эш урынында үзара мөнәсәбәтләргә бәйле. Бу мөнәсәбәтләр яхшырак булган саен, һәр педагогның һәм гомумән коллективның хезмәт нәтиҗәләре дә югарырак. Шуңа күрә психологик тренингларны үткәрү оештыру эшендә психолог эшенең аерылгысыз өлешенә әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International