15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу-совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган презентация карау белән танып-белү сәгате узды. Балалар белән Әфганстандагы сугыш турында күзәтү әңгәмәсе үткәрделәр. Тәрбияләнүчеләр кызыксынып һәм дулкынланып тарихи вакыйгалар белән таныштылар, ул елларның хәрби хроникаларын карадылар, сугышчы-интернационалистларга багышланган җырлар һәм шигырьләр тыңладылар. Шулай ук Әфганстанда һәлак булган солдатлар обелискы янында да булдылар. Әлеге чара балаларда патриотизм хисе, Ватанга мәхәббәт, илнең үткәненә хөрмәт, башка халыкларга туганлык хисе тәрбияли.
