Яр Чаллы шәһәренең КЦСОН «Доверие» психологы «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе»ндә дәресләр үткәрде

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә үзәкнең социаль хезмәткәрләре өчен «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе»ндә «Эштә эмоциональ яну» темасына укулар үткәрелде.

Эмоциональ яну синдромы эштә даими стресс аркасында килеп чыгарга мөмкин. Әмма һөнәри кризисның сәбәпләре кешеләрнең катлаулы контингенты белән еш шәхси элемтәдә булуда гына түгел. Хроник арыганлык һәм тупланган канәгатьсезлекнең башка тамырлары да булуы ихтимал.

Әлеге теманы ачу максатында Яр Чаллы шәһәренең «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Вәлиева Фәйрүзә Рәшит кызы мини-лекциядән торган таныштыру дәресе үткәрде. Аның барышында белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр «эмоциональ яну» төшенчәсе, аның барлыкка килү симптомнары, формалашу этаплары турында мәгълүмат алдылар. Аннан соң, катнашучыларга эмоциональ яну синдромын профилактикалауның мөмкин булган чаралары, сулыш алу, мускулларның тонусы, хәрәкәт белән идарә итү алымнары, шулай ук уйланган образлар тәэсиренә бәйле ысуллар һәм гади тормышта да кулланырга мөмкин булган сүзләр тәкъдим ителде.

Дәресләрдән соң катнашучылар үз тәэсирләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

 «Мин, алынган тәкъдимнәрне үтәп, безнең үзәк хезмәткәрләре эмоциональ халәтләрен җайга салырга, уйланылган карарлар кабул итәргә, дөньяны шатлык һәм оптимизм белән кабул итәргә өйрәнерләр дип өметләнәм", - диде Фәйрүзә Рәшитовна очрашуга йомгак ясап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International