«Яңарыш» үзәгендә балаларны М.Җәлил иҗаты белән таныштырдылар.

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

15 февраль көнне Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә татар шагыйре "Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән чара узды.

Дәрес барышында балалар шагыйрьнең тормышы, аның иҗаты һәм Бөек Ватан сугышында батырлыгы турында белделәр, шагыйрьнең китап күргәзмәсен карадылар.

Чара шигырь укучылар конкурсы белән тәмамланды. Балалар «Сандугач Һәм Чишмә» повестеннән фрагмент башкардылар, «Ирекле җил» һәм «Батыр Куян» шигырьләрен укыдылар.

Мондый чаралар үсеп килүче буында патриотик хисләр формалаштыра, үз иле һәм аның геройлары өчен горурлык хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International