ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

       Иң матур һәм романтик бәйрәмнәрнең берсе бөтен дөньяда 16 йөз елдан артык билгеләп үтелә. Гашыйклар көнен әле Изге вәли көне дип тә атыйлар. Без интернат-йортта да ел саен бу бәйрәмне билгеләп үтәбез. Әмма бераз башка форматта. Без бу көнгә йөрәк рәвешендә кул эшләре әзерлибез, шул рәвешле бер-беребезгә карата мәхәббәтебезне белдерәбез: хезмәткәрләр үз карамагындагыларга, ә әбиләр һәм бабайлар аларны тәрбияләп һәм карап торучыларга рәхмәтләрен белдерәләр. Быел арт-терапия түгәрәгендә алар белгечләр белән бергә йөрәк рәвешендәге матур шкатулкалар ясадылар, йөрәк формасында кул эшләре ясадылар. Эшләрен  бик яратып ясадылар, шуңа күрә бик матур килеп чыкты.

Түгәрәк эшчәнлеге-тернәкләндерүнең актив рәвешләренең берсе

            «Лыжня России» – иң массакүләм спорт чараларының берсе, аның максаты – халыкны актив ял һәм спорт төренә, аерым алганда, кышкы спорт төренә җәлеп итү. Чөнки чаңгыда шуу-спорт юнәлеше генә түгел, ә һәркем өчен күңел ачу да. Яңа Чишмә картлар йорты да читтә калмады, барлык теләүчеләр дә бу чарада актив катнаштылар. Өлкән шәфкать туташы Вера Вәлиуллина үз яшь категориясендә беренче урынны яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барысына да сәламәт һәм позитив булырга телибез!

          «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы — ул массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән ил халкын физик тәрбияләүнең норматив нигезе. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре дә ГТО нормативларын үтәргә тырыштылар. Шулай итеп, үзебезгә  күңел күтәренкелеге алдык, чөнки бу халыкның физик активлыгын яхшыртуга һәм, гомумән, массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итә.

15 февраль-Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган Россиянең Хәрби дан көне. Ел саен бу көнне әфган сугышыннан кайтмаган 14 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алалар. Ун ел дәвамында безнең солдатлар Әфганстанда тынычлык урнаштыру хәрби бурычларын үтәделәр. Алар, ахыргача антларына тугры калып, үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр.Бу истәлекле көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 6 нчы мәктәп базасында «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе ветераннары белән берлектә балалар өчен чара – очрашу оештырдылар.

"Волонтер" үзәге активистлары Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре белән берлектә "Әфганстан безнең хәтердә" дигән социаль акция үткәрделәр. Яшь активистлар "Ватан сугышчылары" паркында булдылар, һәлак булучыларны искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар.

 

"Тегү эше" кабинетындагы чираттагы шөгыль практик эш форматында узды. Шөгыль башында социаль хезмәтләр алучылар тегү машиналары турында, аларны сатып алганда ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләштеләр. Чакырылган тегү остасы Әлфия Шәфигуллина тегү серләре белән уртаклашты. Тегүче остазлары астында күп балалы гаилә кызлары "Түбәтәй" татар милли баш киемен ясау эшен башлап җибәрделәр. Башта нигезен, аннары өске катламын да ясарга өйрәндек. Түбәтәйләрне бизәүне катнашучылар киләсе очрашу вакытында дәвам итәчәкләр.

Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йорты. Кофе бөртекләрен кулланып картиналар ясау буенча шөгыль.

Хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында бакчачылык шөгылендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган бала белән берлектә туфракта яранның тамырланган үсентесен утырттылар. Шулай ук практикада лалә чәчәген утырту методикасын карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International