«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә « Барлык хисләр дә мөһим» дигән темага мини-тренинг

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт  алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Барлык хисләр дә мөһим» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: кешенең психоэмоциональ сәламәтлеге һәм хисләре өчен эмоцияның әһәмиятен ачу, үзләренең тискәре тойгылары белән идарә итү алымнары турында белемнәрен актуальләштерү.

Тренингның темасын формалаштыру һәм кәефне якшырту максатыннан чара «Синең хисләр» дигән күнегүдән башланды. «Хисләрнең спектры», «Хисләр мимикада» күнегүләре һәм «Сезнең хисләр» дигән тест үткәрелде. Тренингны тәмамлап, катнашучылар алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Фикер алышканда, мондый чара үзләренең һәм башкаларның эмоциональ халәтләрен танып белү сәләтен үстерергә ярдәм итә дип билгеләп үттеләр.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның гомуми хәлләре яхшырды, уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде.

Тренингта ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International