2021 елның 26 февралендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегендә Социаль яклау идарәсе, Сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча мәгълүмати киңәшмәдә катнаштылар (катнашучылар – 15 кеше).
Киңәшмәдә чит кеше ярдәменә даими мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасында катнашучы органнарның һәм оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге турында мәсьәләләр күтәрелде.
Киңәшмә барышында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә «Мобиль бригада», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», «Көндез булу төркеме» кебек стационарны алыштыра торган технологияләрне тәкъдим иттеләр. Әлеге технологияләр белән тулырак танышу өчен, Үзәк хезмәткәрләре катнашучыларга оешманың эшчәнлеге турында буклетлар тапшырдылар.
Киңәшмә ахырында медицина учреждениеләре хезмәткәрләре үткәрелгән чараның мөһимлеген билгеләделәр.
Киләсе мәгълүмати очрашу 2021 елның мартына планлаштырылды.