26.02.20021 елда хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н.12-16 яшьлек балалар белән дәрес үткәрде.
Максаты: тәрбияләнүчеләрне камыр төрләре һәм аны әзерләү ысуллары белән таныштыру. Төче камырны болгатырга һәм аннан мантылар әзерләргә өйрәтергә. Дәрестә 6 кеше катнашты.
Дәрестә тәрбияләнүчеләр әлеге ризыкның килеп чыгу тарихы белән таныштылар, төче камырны болгатырга һәм аннан мантылар әзерләргә өйрәнделәр. Аннары аш-су әзерләү буенча презентация карадылар, куркынычсызлык техникасын һәм кухняда эшләгәндә санитария-гигиена таләпләрен кабатладылар. Аннары инструкция картасы буенча практик өлешкә керештеләр. Шулай ук эш барышында тәрбияләнүчеләр ризыкның әзерлеген, аның тәм сыйфатларын билгеләргә, әзерләгәндә киткән хаталарны анализларга, әзер ризыкны дөрес һәм матур итеп бизәргә өйрәнделәр. Мантылар тәмле, аппетитлы килеп чыктылар, балалар канәгать калдылар.