«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр үз хокукларын һәм бурычларын кабатладылар

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

«Бала хокуклар дөньясында» хокукый тәрбия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәрес үткәрделәр. Дәреснең темасы – «Минем гаиләм».

Дәрес балаларның үз хокуклары һәм бурычлары белән кызыксынуын үстерүгә, социаль тотыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балалар үзләренең төп хокуклары белән таныштылар, М. Горькийның «Чыпчык» һәм Ш. Перроның «Көл кызы» әкиятләрен тыңладылар, «Кәккүк» әкиятенә матур иллюстрацияләр карадылар, гаилә турында мәкальләр, шигырьләр кабатладылар, уеннар уйнадылар.

Дәрес ахырында балалар үз гаиләләрен ясадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый дәрес иҗади сәләтләрне, фикер алышуларның мөстәкыйльлеген, нәтиҗәләр ясый белүне үстерә, үз-үзенә һәм гаилә әгъзаларына хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International