Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен “ Ягез эле, кызлар!” дигән темага чара үткәрде.
Ярышнын максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гомуми эрудицияне киңәйтү.
Халыкара хатын-кызлар көне-чын якты бәйрәм, ул яз, чәчәкләр, елмаюлар белән ассоциацияләнә. Анын, башка бәйрәмнәр кебек, үз тарихы бар.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне- Совет властеның беренче елларыннан бирле Дәүләт бәйрәменә әверелде.1965 елдан бу көн ял көне итеп игълан ителә. Көндезге булу бүлеге социаль хезмәтләр алучылары ике командага бүленеп, биремле карточкалар алдылар. Жюрины сайлагач, «Ягез әле, кызлар!» уены башланып китте. Кызлар сигез конкурста катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярыш барышында көчле команданы билгеләделәр, катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.Чара ахырында социаль хезмәт алучылар кәефләренең яхшыруын һәм талгын гына арыганлык хисләрен билгеләп үттеләр.
Чарада алты кеше катнашты.