Дуслардан мастер-класс
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 1нче мартта «Эврика» мәдәни-күңел ачу үзәгенең педагоглары Әхмәтова Р.З., Буравова Р. В. «Куяннар-сикерчекләр» дигән темага мастер-класс үткәрделәр, анда 12 инвалид бала катнашты.
Балаларны мультфильм геройлары Розочка һәм Смурфета сәламләделәр, алар реабилитантларга күңелле куяннарны ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп эшкә тотындылар һәм һәрберсе үз куянын кәгазьдән ясады.